news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда бюджет акчасын урлаучыларны тикшерәләр – мисаллар

Икътисади куркынычсызлык һәм коррупциягә каршы көрәш идарәсе бигрәк тә дәүләт программаларын һәм төрле проектлар башкаручыларны энә күзеннән үткәрә.

(Казан, 27 октябрь, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Бюджет акчалары әйләнешендә коррупция дәрәҗәсен киметү өчен, Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләре Хисап палатасы, Финанслар министрлыгы, Монополиягә каршы хезмәтнең ТР буенча идарәсе, Салым хезмәте һәм башка контрольдә тотучы органнар белән тыгыз эшчәнлек алып бара. Бу хакта журналистларга Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгында узган брифингта Икътисади куркынычсызлык һәм коррупциягә каршы көрәш идарәсенең бүлек башлыгы Ринат Акчурин хәбәр итте.

Аның әйтүенчә, бюджет акчаларын урлау очракларын ачыклау өчен бөтен финанс операцияләре җентекләп тикшерелә. Бюджет линиясе буенча 2016 елның 9 ае эчендә 247 җинаять теркәлгән. “Алар бюджет акчаларын законсыз рәвештә үзләштерү белән бәйле. Нигездә, мошенниклык фактлары өстенлек итә. Вазифаи вәкаләтләрдән читкә чыгу, дәүләт акчасын башка максатларда туздыру, эш урыныннан файдалану очраклары да бар. Әлеге җинаятьләр китергән зыян 398 млн сумнан артык. Бүгенге көндә 204 млн сумы кайтарылган. Җинаять эшләре буенча 290 млн сум күләмендә арест салынган”, – дип белдерде Ринат Акчурин.

Спикер Казан Башкарма комитеты вәкилләреннән торган оешкан төркемгә карата тикшерү алып барылуын әйтте. Алар подряд буенча ялган килешүләр төзү юлы белән бюджеттан 70 млн сумнан артык акча урлаган.

Яр Чаллының “Автомобиль юллары предприятиесе” оешмасы директоры үз контроле астындагы оешмалар белән эш алып барган. Законсыз эшчәнлек нәтиҗәсендә, 23 млн сум күләмендә зыян салынган. Россия Җинаять кодексының 285 нче маддәсе буенча кузгатылган җинаять эше буенча тикшерү бара.

Ринат Акчурин дәүләт программаларына, төрле проектларга игътибар бирелүен билгеләп узды. Хәзерге вакытта Казан илкүләм тикшеренү-технологик университетының вазифаи затларына карата тикшерү үткәрелә. Алар дәүләт оборона заказы кысаларында эшләр башкару турында ялган документлар әзерләгән. Китерелгән зыян якынча 25 млн сум күләмендә фаразлана.

2016 елның сентябрендә Татарстан Фәннәр академиясенең төзелешне тәэмин итүдә дәүләт заказы буенча бүлек башлыгына карата җинаять эше ачылган. Ул 1 млн сум күләмендә басма продукция белән тәэмин итү эшләре турында ялган актларны килештерү фактында гаепләнә. Ринат Акчурин әйтүенчә, мондый фактлар күп. Әйтик, Чирмешән районы контроль-хисап палатасы рәисе документларны законсыз юл белән әзерләп, хезмәт хакы күләмен арттырып, бюджеттан 172 мең сум акча үзләштерүгә ирешкән. Суд карары белән ул хөкем ителгән.

2016 елның июлендә бер гражданин эшмәкәргә 250 мең сум ришвәт аша эшендә нинди дә булса хилафлыкларын яшереп, бюджет казнасына бара торган салым суммасын киметү турында мәсьәләне хәл итәргә тәкъдим иткән. Җинаять эше кузгатылган, тикшерү бара.

Ринат Акчурин күптән түгел үткәрелгән социологик тикшеренүләрнең республикада коррупция кимеде дип исәпләүчеләр саны артуын күрсәткәне турында белдерде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100