Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда бюджет хезмәткәрләренең хезмәт хакы 10 процентка артачак
Татарстанда 2026-2028 елларда бюджет өлкәсе, дәүләт һәм муниципаль хезмәткәрләрнең хезмәт хакы елына уртача 10 процентка артачак. Бу хакта республиканың икътисад министрының беренче урынбасары Олег Пелевин Татарстан Дәүләт Советының социаль сәясәт буенча комитеты утырышында сөйләде, дип хәбәр итә төбәк парламентының матбугат хезмәте.
Ә 2026 елның 1 гыйнварыннан минималь хезмәт хакы күләме 27 093 сумга кадәр артачак. Татарстанда хезмәт хакы түләү фонды шушы ике факторны исәпкә алып планлаштырылган, дип сөйләде ул.
Фаразланган чорда теркәлгән эшсезләр саны 3,1 меңнән 3,3 мең кеше булыр дип күздә тотыла.
Республика бюджеты проектына багышланган утырышта ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов, Дәүләт Советы Секретаре Лилия Маврина, Татарстан Яшьләр парламенты әгъзалары, профильле министрлыклар һәм ведомстволар вәкилләре катнашты.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз