news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда былтыр законсыз әйләнештән 409 мең литр алкоголь йолып алынган

Административ материаллар буенча салынган штрафлар арткан

(Казан, 22 гыйнвар, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе 2015 нче елгы эшчәнлегенә йомгак ясап, агымдагы 2016 нчы елга яңа бурычлар билгелде. Коллегия утырышында ТР Премьер-министры Илдар Халиков, Алкоголь базарын көйләү буенча федераль хезмәт җитәкчесе урынбасары Вячеслав Диденко, министрлыклар һәм ведомство вәкилләре катнашты.

Төп доклад белән ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе Игорь Марченко хисап тотты. Аның сүзләренә караганда, узган елда, ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы белән берлектә, законсыз әйләнештән 409 мең литр алкоголь йолып алынган, бу, 2014 нче ел белән чагыштырганда, 1,5 мәртәбә артык. Административ материаллар буенча салынган штрафлар, 14 нче ел белән чагыштырганда, 2 тапкыр, 2013 нче ел белән чагыштырганда, 4 тапкыр артып, 25 млн сумнан артык булган.

"Былтыр республика предприятиеләре тарафыннан җитештерелгән алкоголь продукциясе сыйфатына җитди игътибар бирелде. Безнең тарафтан республикада ясалган 1,5млн нан артык декалитр этил спирты һәм алкоголь эшләнмәләр, шулай ук алкоголь җитештерү өчен кертелгән спиртлы чимал тикшерелде", - дип белдерде Игорь Марченко. Былтыр республикага кертелгән 6 меңгә якын исемдә 2,6 млн декалитр алкоголь продукция тикшерелгән. Яраксыз дип табылган продукция күләмнәре кимүе күзәтелә. Аларның күпчелек өлешен законсыз әйләнештән алынган парфюмерия-косметика эшләнмәләре (лосьон, тониклар), спиртлы һәм алкоголь продукция тәшкил итә.

Эчке эшләр министрлыгы подразделениеләре хезмәткәрләре белән тыгыз хезмәттәшлектә контроль-инспекция эшчәнлеге нәтиҗәсендә, барлыгы 1556 уртак чара уздырылган, бу 2014 нче елга караганда, 510 га күбрәк. Контроль чара нәтиҗәләре буенча, 3712 хокук бозу ачыкланган, шул исәптән алкоголь һәм спиртлы продукция әйләнеше өлкәсендә - 2832. 2014 нче ел белән чагыштырганда, ачыкланган хилафлыклар саны 13 процентка арткан. Былтыр лицензиясез алкоголь продукция сату фактлары 230 га җиткән (2014 елда - 222).

Фотосурәт prav.tatarstan.ru сайтыннан алынды.   

 

news_right_1
news_right_2
news_bot