Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстанда былтыр IT-өлкәдәге мошенниклыкны тикшерү эшләре саны ике тапкыр арткан
Татарстанның эчке эшләр министры Артем Хохорин әйтүенчә, кибермошенниклыкны ачыклау узган елда өстенлекле бурычларның берсе булган.
(Казан, 16 март, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Былтыр Татарстанның полиция хезмәткәрләре IT-технологияләр өлкәсендәге мошенниклык очракларын ике тапкыр күбрәк тикшергән. Тикшерелгән эшләр саны буенча Татарстан Идел буе федераль округында беренче урында тора.
Татарстанның эчке эшләр министры Артем Хохорин әйтүенчә, кибермошенниклыкны ачыклау узган елда өстенлекле бурычларның берсе булган. Банк счетыннан акча урлау белән бәйле тикшерелгән җинаять эшләре дә ике тапкыр күбрәк булган — 476 дан 1049 га кадәр җиткән. IT-технологияләр кулланып эшләнгән мошенниклык очракларын тикшерү эшләре 736 дан 1227 гә кадәр җиткән.
«Җинаятьләр арта, былтыр 52 мең җинаятьтән 5,5 меңе банк картасыннан урлау, 8,5 меңе IT-өлкәдәге мошенниклык белән бәйле. Җинаятьчеләр, кагыйдә буларак, төбәктән читтә ачыклана. Безне әле ачыклау проценты канәгатьләндерми», — диде Хохорин.
Россиянең башка төбәкләренә командировкалар вакытында Татарстан полиция хезмәткәрләре 1685 җинаять кылуда шикләнелгән 1079 кешене тоткарлауга ирешкән, бу күрсәткеч, алдагы елга караганда, өч тапкыр зуррак.
Быел узган ике ай эчендә мәгълүмати технологияләр өлкәсендә мошенниклык һәм счетлардан акча урлау белән бәйле 303 җинаять эше тикшерелгән. Үткән елга караганда, бу якынча 30 процентка күбрәк. «Бу күрсәткеч буенча без Россиядә — бишенче, Идел буе округында беренче урында», — диде министр.
Ул 243 кешегә карата җинаять эшләре судка юлланганын әйтте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз