news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда былтыр дөньяга килгән сабыйларның 15,6 проценты тулы булмаган гаиләдә үсә

Казанда былтыр туып теркәлгән балаларның 5 проценты балалар йортына урнаштырыла, ягъни аңардан ата-анасы баш тарта

(Казан, 17 июнь, “Татар-информ”, Миләүшә Низаметдинова). Татарстанда былтыр дөньяга килгән сабыйларның 15,6 проценты тулы булмаган гаиләдә үсә, аларда баланы тәрбияләп үстерү җаваплылыгын һәм вазифасын ата-ананың берсе генә, нигездә, ана “тартып” бара. Баланың атасы кем икәнен билгеләү мәшәкатьләре елдан-ел арта барып, узган елны 6815 баланың атасы кем икәнлеге ачыкланган, шуларның 12 проценты гына туу турында теркәлү узганда. Калган 88 процентының атасы 18 яшькә җиткәнчегә кадәрге вакытта ачыклана ала.

“Аталарның күпчелеге баласы туганда аны үзенеке дип танырга ашыкмый, шуңа күрә атасы “табылмаган” меңләгән баланың мәнфәгатьләре һәм хокуклары якланмаган килеш кала, гражданнарның юридик яктан наданлыгы гаҗәп дәрәҗәдә зур”, - дип белдерде бүген Казанның Идел буе районы ЗАГС бүлеге җитәкчесе Гүзәл Илдарханова ТР Җәмәгать палатасының ”Балаларга карата көч кулланудан һәм дорфалык күрсәтүдән яклау системасы” темасына ТР Президенты Аппаратының утырышлар залында барган җәмәгать тыңлауларында.

Аның сүзләренчә, Казанда былтыр туып теркәлгән балаларның 5 проценты балалар йортына урнаштырыла, ягъни аңардан ата-анасы баш тарта. Ул елны 560 гаилә пары баланы уллыкка яки кызлыкка алуны сорап ЗАГСка мөрәҗәгать иткән һәм бу 2008 елдагыдан 5,5 процентка күбрәк, шул ук вакытта, чит ил гражданнары катнашы сизелерлек кименгән. “Баланың исем, фамилия һәм атасының исеменә хокукы бозылу очраклары бар, хәтта еллар буена баланы теркәмәгән очраклар күзәтелә, юридик күзлектә караганда, ул балалар бөтенләй юк булып чыга”, - дип белдерде ЗАГС вәкиле. Мисалга ул 1982 һәм 1991 елда туган кызлары, 2002 һәм 2007 елда туган оныкларын теркәү буенча мөрәҗәгать иткән хатын-кызга бәйле очракны китерде. Аның ЗАГСка килүе дә икенче оныгына медицина полисымы, ана капиталымы алу өчен документ кирәк булганнан гына булып чыккан икән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100