Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда былтыр 50 меңләп "Бала тудыру сертификаты” тапшырылган
Бу — 550 миллион сум дигән сүз
(Казан, 9 февраль, “Татар-информ”, Лилия Локманова). Узган ел Татарстанда якынча 50 меңләп “Бала тудыру сертификаты” тапшырылган, бу — 550 миллион сум дигән сүз.
Мондый төр сертификатлар хатын-кызларга йөклелек чорында, бала тапканда һәм тапканнан соң, шулай ук бала туып, бер ел дәвамында аны медицина күзәтүе астында булдыру максатыннан бирелә.
РФ социаль иминиятләштерү фондының ТР буенча төбәк бүлеге җитәкчесе Рамил Гайзуллин ведомство коллегиясенең бүген киңәйтелгән утырышында хәбәр иткәнчә, 2014 елда йөклелек һәм бала табу пособиеләренә 2,6 миллиард сум акча тотылган. Ә 1,5 яшькә кадәрле балаларны карау буенча барлык пособие күләме 3,4 миллиард сумны тәшкил иткән, бала туу буенча бер тапкыр бирелә торган пособиеләрнең гомуми суммасы 566 миллион сум булган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз