news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда былтыр 28 млрд сумнан артык нанотехнология продукциясе җитештерелгән

Татарстанда әйдәп баручы инновацион кластерларның берсе - “Идея” технопаркы

 (Казан, 27 гыйнвар, «Татар-информ»). 28 гыйнварда Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов РОСНАНО корпорациясе башлыгы Анатолий Чубайс белән очраша.

Очрашу кысаларында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының өченче каты фойесында нанотехнологияләр кулланып җитештерелгән ТР предприятиеләре продукциясе күргәзмәсе эшли. Күргәзмәдә продукцияләре тәкъдим ителгән предприятиеләр нанотехнологияләр өлкәсендә гамәлгә куела торган инновацион территориаль кластерда катнаша ала. Кластер республика икътисадының нефть химиясе, машина төзелеше һәм яңа материаллар, автоматлаштыру һәм приборлар төзелеше, медицина һәм фармацевтика кебек өстенлекле тармакларына юнәлтелгән. Кластерда катнашучы оешмалар өчен кредитлар буенча дәүләт гарантияләре, “Лизинг-грант” программасында катнашу, салым ташламалары (милеккә һәм керемгә салым буенча) каралган.

Татарстанстат мәгълүматларына караганда, 2014 елның 9 аенда республика предприятиеләре тарафыннан, нанотехнологияләр кулланып, 28 млрд 107 млн продукция җитештерелгән.

Татарстанда әйдәп баручы инновацион кластерларның берсе - “Идея” технопаркы. 2015 елның гыйнварында технопарк территориясендә 100 компания-резидент урнашкан, анда 1800 чамасы хезмәткәр эшли. Технопарк резидентлары җитештергән продукция күләме ел саен 7 млрд сум чамасы була. Җитештерелгән продукциянең гомуми күләмен яки 80 процентын инновацион һәм нанотехнология продукциясе тәшкил итә.

Шулай итеп, “Идея” технопаркының РОСНАНО – ТР Нанотехнология үзәге белән бергә эшләнгән инфраструктура проекты күргәзмәдә берничә проект тәкъдим итә, беренчесе – күкерт бетоны җитештерү. Бу проект кыйммәтле булмаган күкертне эшкәртү мәсьәләсен генә чишеп калмый, ә юл катламының төп проблемаларын да хәл итәчәк.

Нанотехнология үзәгенең икенче проекты – энергия нәтиҗәле поликарбонат өчен өстәмәләр системасын куллану технологиясе. Поликарбонат һәм полиметилметакрилат полимер эшләнмәләренә җылылык энергиясен блокировкалау юлы белән энергия саклау үзлеген бирә.

Күргәзмәдә «Данафлекс-Нано» ҖЧҖ, LEDEL, «Изварино Фарма» ҖЧҖ, «ГКС» фәнни-җитештерү предприятиеләре, «Арматекс-Идея» ҖЧҖ, Казан илкүләм тикшеренү техник университеты (КНИТУ-КАИ), КФУ эшләнмәләре дә тәкъдим ителәчәк, дип хәбәр итә “Идея” технопаркы матбугат хезмәте.

news_right_1
news_right_2
news_bot