news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда былтыр, 2016 елга караганда, эш урыннарында вафат булучылар саны күпкә кимегән

Татарстан буенча Социаль иминиятләштерү фонды мәгълүматлары буенча, 22 кешенең гомере өзелгән, 120 кеше авыр имгәнүләргә дучар булган.

Татарстанда былтыр, 2016 елга караганда, эш урыннарында вафат булучылар саны күпкә кимегән
Султан Исхаков

(Казан, 11 гыйнвар, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Россия Социаль иминиятләштерү фондының Татарстан төбәк бүлегендә 10 гыйнварга булган оператив мәгълүматлар буенча, 2017 елда Татарстан предприятиеләре һәм оешмаларында 22 кеше вафат булган. Бу хакта бүген “Татар-информ” агентлыгында узган матбугат конференциясендә Россия Социаль иминиятләштерү фондының Татарстан төбәк бүлегенең һөнәри хәвефләрдән иминиятләштерү бүлеге башлыгы урынбасары Мәрҗән Булатова хәбәр итте.

Аның сүзләренчә, былтыр эш урыннарында барлыгы 514 бәхетсезлек очрагы теркәлгән, "һөнәри" авыруларны кертеп, барлыгы 665 очрак исәпләнә. Әйтелгәнчә, 22 кешенең гомере өзелгән, 120 кеше авыр имгәнүләргә, калганнары җиңелчә тән җәрәхәтләренә дучар булган. Боларның фондтан иминият түләүләрен алган кешеләр булуын истә тоту зарур. “Безнең фонд вәкилләре эш урыннарында зыян күрүчеләр буенча эш барышында комиссияләрдә катнаша. Алар буенча актлар төзибез”, - дип ачыклык кертте Мәрҗән Булатова. Аның сүзләренә караганда, 2016 ел белән чагыштырганда, Татарстан оешмаларында, һөнәри вазифаларын үтәгәндә, вафат булучылар күпкә кимегән. Ул вафат булган кешеләрнең якыннарына 1 млн сум акча бирелүе закон буенча каралганын искәртте.

Россия Социаль иминиятләштерү фондының Татарстан төбәк бүлеге идарәчесе Рамил Гайзатуллин хезмәттәшенең сүзен җөпләп, социаль-медицина экспертизасы бюросында сәламәтлеккә китерелгән зыян өчен куелган процентлар буенча акт белән соңрак килүчеләр дә булуын билгеләп үтте. “Быел булмаса, берничә елдан соң да булырга мөмкин. Акт булса, безгә аермасы юк – бары тик сәламәтлеккә зыян киленүе расланырга тиеш”, - диде.

Рамил Гайзатуллин, эш урыннарында имгәнүләрне кисәтү өчен, махсус программа гамәлдә булуын әйтте. “Безнең зур программа бар. Бәхетсезлек очраклары өчен иминият взнослары каралган, аның 20 процентын предприятиеләргә кире кайтарабыз. Шул акчага травматизмны кисәтү чаралары үткәрәбез, ул максатларга 300 млн сум акча бүлеп бирелде", - диде. Шулай ук, ул эшләрендә зыян күргән кешеләргә фонд тарафыннан 2017 елда 1 млрд 400 млн сум акча юнәлдерелгәнен әйтте. Шуның 1 млрд сумнан артыгы - ай саен түләнә торган пособиеләр, 38 млн сумы - бер тапкыр гына бирелә торган социаль түләү, 52 млн сумы больничныйларга , 176 млн сум реабилитациягә киткән акча. 

Рамил Гайзатуллин әйтүенчә, былтыр Татарстанда эш урыннарында зыян күрүчеләр, инвалидлыкка чыгучылар арасында чит ил кешеләре булмаган. “Россиядә эшләүчеләр барысы да иминиятләштерелгән булырга тиеш. Рәсми рәвештә эшкә урнашып, шунда зыян күрсә, алар социаль түләүләр алуга хокуклы”, - диде.

Рамил Гайзатуллин бүгенге көндә базада эш урыннарында зыян күргән 12 меңгә якын кеше, 40 меңгә якын инвалид исәпләнүен билгеләп узды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100