news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда быелның җиде аенда 517 меңнән артык кеше диспансеризация узган

Быелның җиде аенда Татарстанда 517 674 кеше диспансеризация үткән. ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы мәгълүматлары буенча, әлеге сан быелгы планның 101,6 процентын тәшкил итә.

Шушы ук чорда 156 573 кеше профилактик медицина тикшерүе узган (бу – планның 137,7 проценты).

Өлкән кешеләргә профилактик медицина тикшерүе һәм диспансеризация беренчел медицина-санитария ярдәме күрсәтә торган 80 медицина учреждениесе базасында оештырыла.

ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы шулай ук быелның җиде аенда Татарстанның мобиль сырхауханәләрендә 18 516 пациентны (шул исәптән, 7692 кешене диспансеризация барышында) кабул итүләре турында хәбәр итә. Аларда 1043 пациентка госпитализациягә юллама бирелгән.

Мобиль комплекслар, республиканың муниципаль берәмлекләренә хезмәт күрсәтү зоналары буенча, Казан, Чаллы һәм Әлмәттәге дүрт медицина оешмасына беркетелгән. Мобиль комплекслар 15 районга чыга.

Профилактик медицина тикшерүләре һәм диспансеризация «Сәламәтлек саклау» илкүләм проектының төп юнәләшләреннән берсе булып тора. Илдә илкүләм проектлар РФ Президенты Владимир Путин йөкләмәсе буенча гамәлгә ашырыла.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100