Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстанда быелның тугыз аенда 35 меңнән артык пенсия читтән торып билгеләнгән
Пенсия белән тәэмин ителештә заманча мәгълүмати технологияләрне актив гамәлгә кертү турында Татарстан бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин сөйләде.
(Казан, 2 октябрь, “Татар-информ”, Арсений Маврин). Пенсия белән тәэмин ителештә заманча мәгълүмати технологияләрне актив гамәлгә кертү турында бүген Татарстан Хөкүмәте Йортында Россия Пенсия фондының Татарстан бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин сөйләде.
“Россия Пенсия фондының 90 проценттан артык хезмәтләре, белдерүләрдән алып пенсия билгеләүгә кадәр, электрон төрдә тәкъдим ителгән. Аларны өйдән чыкмый гына - Россия Пенсия фонды сайтындагы шәхси кабинет яисә дәүләт хезмәтләре порталы аша алырга була. Эшләүчеләр хәзер үк балларын карый, булачак пенсиясен саный, пенсия билгеләүгә гариза бирә, пенсиясен кайда тапшыру буенча идарә итә ала. Быел ел башыннан 1 млн 113 мең электрон хезмәт күрсәтелгән. 35 меңнән артык пенсия читтән торып билгеләнгән”, – дип аңлатты Вафин.
Россия Пенсия фондының Татарстан бүлеге идарәчесе фонд алдында торган бурычларның берсе булып, тулаем электрон төргә күчеп эшләүне атады.
Фонд ярдәмендә Татарстанда өлкән буынның компьютер грамоталылыгын күтәрү буенча программалар тормышка ашырыла. Пенсионерларда сорау калса, колл-үзәк белгечләре аларга җавап бирергә әзер – бары шалтыратырга гына кирәк.
“Клиентлар белән эшләүгә: грамоталы итеп консультация бирүдә, пенсия белән тәэмин ителешнең отышлы вариантын сайлауда, тиешле документлар алуда ярдәм итүдә, пенсияләрне вакытында билгеләп индексация ясауда һәм түләүгә аерым игътибар күрсәтелә”, - диде Вафин.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз