news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда быелгы торак төзелеше планы тулысынча диярлек үтәлгән

Бүгенгә Татарстанда 2 млн 641,5 мең квадрат метр торак файдалануга тапшырылган, бу планның 98,7 проценты дигән сүз.

Татарстанда быелгы торак төзелеше  планы тулысынча диярлек үтәлгән
архив/Рамиль Гали

(Казан, 27 декабрь, «Татар-информ»). Татарстан буенча «Торак һәм шәһәр тирәлеге» илкүләм проектында 2019 елга торакны гамәлгә кертүнең төп күрсәткече 2 млн 675 мең квадрат метр итеп билгеләнгән. Бүгенгә Татарстанда 2 млн 641,5 мең квадрат метр торак файдалануга тапшырылган, бу планның 98,7 проценты дигән сүз. Бүген бу хакта Татарстан Хөкүмәте йортында узган республика киңәшмәсендә төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте.

Киңәшмәне республиканың барлык муниципалитетлар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.

Ирек Фәйзуллин сүзләренчә, Татарстан Республикасында хезмәтне саклау өлкәсендә 2019 елдан бирле Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе 1 мең 438 тикшерү уздырган. Хезмәтне саклау кагыйдәләрен һәм нормаларын бозган өчен 15 млн 484 мең сумлык 364 карар чыгарылган. Коммерцияле булмаган оешмалар 1 мең 316 оешма әгъзасын тикшергән.

«Без торак тапшыру эшен тәмамлап киләбез, барлыгы 33,5 мең квадрат метр калды. Барлык объектлар таләпләргә туры килү турында бәяләмә алу стадиясендә. Искәртәм, 2020 елга безнең план 2 млн 979 мең квадрат метр торак тапшыру», - диде Ирек Фәйзуллин.

Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Дәүләт торак фондының 2019 елга инвестицион программасын гамәлгә ашыру буенча 7 мең 694 фатирлык гомуми мәйданы 439,2 мең кв. м булган 238 йорт файдалануга тапшырылырга тиеш иде. Мәйданы 341,4 мең кв. метр булган 5 мең 928 фатирлык 218 йорт буенча статистика органнарына хисап тапшырылган.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100