news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда быелгы сезонда талпан кадалуның беренче алты очрагы теркәлгән

Татарстан Республикасында быелгы сезонда талпан кадалуның беренче алты очрагы теркәлгән. Бу хакта «Татар-информ»да марттагы агымдагы санитар-эпидемиологик вазгыятькә багышланган матбугат конференциясендә Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең (Роспотребнадзор) ТР буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина сөйләде.

Казанда яшәүчеләр арасында ике, Татарстанның Яшел Үзән районында ике, шулай ук Зәй һәм Кама Тамагы районнарында берәр очрак теркәлгән.

«Дөрес киенергә – тәнне мөмкин кадәр ныграк каплый торган һәм талпаннарны җиңел күрү өчен ачык төстәге кием сайларга кирәк. Кечкенә балалар куркыныч төркемендә. Алар куакларга кереп уйңамасын өчен игътибар белән күзәтеп торырга кирәк. Шулай ук арбадагы балаларны гел игътибар белән тикшереп торыгыз. Еш кына бала яткан арбаны куаклар арасында калдыралар, ә аннары талпан каян килеп кадалган, дип гаҗәпләнәләр. Арбаларны да эшкәртергә кирәк», - дип сөйләде Любовь Авдонина.

Авдонина билгеләп үткәнчә, профилактика чараларын үтәргә, киемнәрне эшкәртергә һәм бер-береңне тикшереп торырга кирәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100