news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда быелгы пландагы йортларның унөч проценты файдалануга тапшырылган

Быел социаль ипотека буенча 165 йорт (7 838 фатир) тапшырылырга тиеш.

Татарстанда быелгы пландагы йортларның унөч проценты файдалануга тапшырылган
архив/Николай Александров

(Казан, 23 февраль, «Татар-информ»). 22 февральгә Татарстанда 2019 елга  пландагы торакның 13 проценттан артыграк өлеше файдалануга тапшырылган. Татарстан төзелеш, архитектура һәм торак министры Ирек Фәйзуллин шул хакта сөйләде. Бу хакта республика Хөкүмәте рәсми порталында хәбәр ителә.

«22 февральгә республикада 355,9 мең квадрат метр торак файдалануга тапшырылган, бу планның 13 процентын тәшкил итә», диелгән хәбәрдә.

Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясенең хисап чорында 169 тикшерү үткәрелгән, ә Дәүләт хезмәт инспекциясе тарафыннан – бер тикшерү. Хезмәт иминлеге кагыйдәләре һәм нормаларын бозу аркасында инспекция хезмәтләре 1 миллион 400 мең сумлык 26 карар чыгарган.

Быел социаль ипотека буенча 165 йорт (7 838 фатир) тапшырылырга тиеш. 22 февральгә 1 мең 610 фатирлы 26 йорт тапшырылган. 139 объектның 56сы - югары дәрәҗәдә, 28е - уртача дәрәҗә, 55е түбән дәрәҗәдә әзер.

Күпфатирлы инвестицион торак программасы кысаларында төзелә торган 149 йортның 21 торак объекты файдалануга тапшырылган. 51 йорт югары дәрәҗәдә әзер, 50 объект – уртача, 27се - түбән дәрәҗәдә.

  • Бүген Хөкүмәт йортында видеоконференцэлемтә режимында киңәшмәне Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100