news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда быелгы планда булган торакның 3,6 проценты тапшырылган

Бүгенгә ТР Дәүләт торак фонды статистика органнарына гомуми мәйданы 14 мең квадрат метр булган 250 фатирлык 22 йорт буенча хисап тапшырган.

Татарстанда быелгы планда булган торакның 3,6 проценты тапшырылган
архив/Александр Эшкинин

(Казан, 19 гыйнвар, "Татар-информ"). 18 гыйнварга Татарстанда 86,7 мең квадрат метр торак файдалануга тапшырылган, бу планның 3,6 проценты. Әлеге саннарны  Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин сөйләде. Бу хакта Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итте.

Министр 2019 елга барлыгы гомуми мәйдны 438,3 мең квадрат метрлы 7 мең 838 фатирлык 165 йорт тапшырырылырга тиешлеге һәм Татарстан Президенты каршындагы Дәүләт торак фондының инвестицион программасын гамәлгә ашыруның башлануы турында сөйләде.

Бүгенгә ТР Дәүләт торак фонды статистика органнарына гомуми мәйданы 14 мең квадрат метр булган 250 фатирлык 22 йорт буенча хисап тапшырган. Аз катлы торак төзелеше өлешендә республика буенча пландагы 7 мең 530 йорттан 223 объект гамәлгә кертелгән. 

Күп фатирлы йортларга капремонт программасы буенча 2019 елга гомуми мәйданы 5,6 млн. квадрат метр булган 936 торак объектына ремонт планлаштырылган. 42 муниципаль берәмлек катнаша (Әтнә, Чүпрәле һәм Кайбыч районнарыннан тыш). 

2019 елда 309 ятим бала яллау шартнамәләре буенча торак урыннары белән тәэмин ителәчәк. 19 гыйнварга «Электрон бюджет» системасында йөкләмәләрне финанслашу турында килешү имзаланды, 2019 елга Татарстан Республикасы буенча ятим балаларның реестрын формалаштыру эше дәвам итә.

  • Татарстан Хөкүмәте йортында узган киңәшмәне республиканың барлык муниципалитетлары белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100