news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда быелгы капиталь ремонт программасына 28 мәктәп һәм 85 балалар бакчасы кергән

Мәктәпләрне капиталь ремонтлауга 732,72 млн сум бүлеп бирелгән, ә балалар бакчаларын ремонтлау 1 млрд 743,71 млн сумга төшәчәк.

Татарстанда быелгы капиталь ремонт программасына 28 мәктәп һәм 85 балалар бакчасы кергән
Салават Камалетдинов

(Казан, 13 гыйнвар, «Татар-информ»). Татарстанда 2018 елгы капиталь ремонт программасына 28 мәктәп (912се коррекцион) һәм 85 балалар бакчасы кергән. Бу хакта бүген Хөкүмәт йортында узган республикакүләм киңәшмәдә ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте. ТР Президенты матбугат хезмәте шул хакта җиткерә.

Аның сүзләренчә, мәктәпләрне капиталь ремонтлауга 732,72 млн сум бүлеп бирелгән, ә балалар бакчаларын ремонтлау 1 млрд 743,71 млн сумга төшәчәк.

Шулай ук быел 14 балалар савыктыру лагерьларында капиталь ремонт, 6 яңа лагерь төзү һәм берсен реконструкцияләү планлаштырылган.

11 һөнәри белем бирү оешмасы ремонтланачак. Программаны финанслау күләме 681,38 млн сум тәшкил итә.

Яшүсмерләр клубларының ремонт программасына 28 объект эләгә. Финанслау күләме – 100 млн сум.

Фәйзуллин сүзләренчә, 2018 елда яшьләр үзәкләре, район башкарма комитетлары биналары, социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләре һәм муниципаль архивларны капиталь ремонтлау эшләре дәвам итәчәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100