news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда быелгы беренче Мәүлид чарасы Кукмарада узачак

24 август көнне Кукмара мөхтәсибәтендә «IX Мәчкәрә укулары» төбәкара фәнни-гамәли конференция үтәчәк. Быелгы фәнни җыен Мәүлид аеның беренче көненә туры килә, шуңа Татарстанның мөселман җәмәгатьчелеге әлеге чарада шушы бөек айның башлануын һәм һиҗри исәп буенча Пәйгамбәребез Мөхәммәд с.г.в.нең тууына 1500 ел тулуны билгеләп үтәчәк.

Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, IX Мәчкәрә укуларының төп темасы «Пәйгамбәребез Мөхәммәд с.г.в.нең рухи мирасы – бәхеткә юл» дип исемләнгән.

Конференциядә катнашучылар авылның беренче Җәмигъ мәчетенә җыелачак. Ул Татарстанда кирпечтән салынган иң борынгы авыл мәчетләренең берсе булып тора. Төзекләндерү эшләре төгәлләнгәннән соң, мәчет быел Корбан бәйрәменә ачылды.

Мәчкәрә укуларында күренекле дин һәм җәмәгать эшлеклеләре, галимнәр, аксакаллар, казыйлар, мөхтәсибләр, имамнар, мөгаллимнәр һәм башка дәрәҗәле кунакларның катнашуы көтелә. Конференциядә шулай ук тарихчылар, төбәкне өйрәнүчеләр, педагоглар, төрле бәйгеләрдә җиңү яулаган укучылар, махсус хәрби операциядә якыннарын югалткан гаиләләр булачак.

Конференция алдыннан, иртәнге сәг.ать 9.00да катнашучылар Мәчкәрә авылы зиратында булачак һәм мәрхүмнәрне дога белән искә алачак. Әлеге зиратта татар халкының күпләгән күренекле шәхесләре җирләнгән. Зиратның якынча мәйданы 3 гектарны тәшкил итә, хәзерге вакытта биредә аллеяларга үтү юлларына таш җәю эшләре алып барыла.

Конференциядән соң Мәүлид ашы үтәчәк – хәзрәтләр вәгазь сөйләячәк, Пәйгамбәребез Мөхәммәд с.г.в.кә атап нәшидләр әйтәчәк, махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм вафат булучылар, шулай ук туган илебезнең иминлеге өчен догалар кылачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot