news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда быелга планда каралган торакның 38 проценты тапшырылган

Быел аерым категория гражданнарның торак шартларын яхшыртуга бүлеп бирелгән акчалар хисабына 132 гаиләне торак белән тәэмин итү планлаштырыла.

Татарстанда быелга планда каралган торакның 38 проценты тапшырылган
архив/Николай Александров

(Казан, 4 май, «Татар-информ»). Татарстан Республикасында 3 майга 919,9 мең квадрат метр торак файдалануга тапшырылган. Бу планда каралганның 38 процентын тәшкил итә. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте.

Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференция элемтә режимында Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин уздырды. Бу хакта Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.

Төзелеш министрлыгы башлыгы хәбәр иткәнчә, «2019 елга Дәүләт торак фонды социаль ипотека инвестицион программасы буенча гомуми мәйданы 438,3 мең квадрат метр булган 7 мең 838 фатирлы 165 йорт файдалануга тапшыру планлаштырылган».

«2019 елның 3 маена статистика органнарына 95,3 мең квадрат метр мәйданлы 1 мең 628 фатирга хисап бирелде. Бу 29 йорт», — диде Ирек Фәйзуллин.

2019 елга бүлеп бирелгән бюджет акчалары хисабына аерым категория гражданнарның торак шартларын яхшырту буенча 132 гаиләне торак белән тәэмин итү планлаштырыла. Шул исәптән биш һәм аннан да күбрәк баласы булган 33 гаилә. 1 майга 33 күп балалы гаиләгә сертификатлар рәсмиләштерелде.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100