news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда быел юл эшләренә 60 млрд сумнан артык акча тотылачак

Татарстанда быел юл эшләренә 60 млрд сумнан артык акча җибәреләчәк. Бу хакта Татарстан транспорт һәм юл хуҗалыгы министры урынбасары Артем Чукин «Татар-информ» матбугат конференциясендә хәбәр итте.

«Татарстанда быел юл эшләре программасы буенча 60,4 млрд сум каралган, шул исәптән федераль бюджеттан 28 млрд сум һәм Казанда зур объектларны гамәлгә ашыру өчен алынган инфраструктура бюджет кредитларын исәпкә алып, төбәк бюджетыннан – 32,4 млрд сум», – дип сөйләде спикер.

Чукин сүзләренчә, программада «Имин сыйфатлы юллар» илкүләм проектын гамәлгә ашыруга 9,7 млрд сум каралган.

Программа буенча 54,9 километр автомобиль юллары төзелеше, капиталь ремонты, карап тоту һәм гомуми 597,4 метр озынлыктагы 12 күперне реконструкцияләү, шулай ук гомуми озынлыгы 1 744 метрлы 15 күперне ремонтлау планлаштырыла, дип аныклады министр урынбасары.

«Авыл территорияләрен тотрыклы үстерү» программасы буенча торак пунктларга дүрт керү юлы төзеләчәк, дип өстәде ул. Моннан тыш, дәүләт-хосусый партнерлык буенча Алексеевск-Әлмәт участогында дәүләт-шәхси партнерлыгы буенча Шәле – Баулы түләүле автомобиль юлын төзү проектын гамәлгә ашыру башланды.

Илкүләм проектлар 2019 елдан Россия Президенты Владимир Путинның «май» указлары нигезендә гамәлгә ашырыла.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100