Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстанда быел юл эшләренә 16 миллиард сум акча бүленеп бирелгән
27 авыл торак пунктларын каты өслекле юллар белән тоташтыру планнаштырыла.
(Казан, 27 апрель, "Татар-информ", Надежда Гордеева). Татарстанда быелгы юл эшләре программасын финанслауга республика бюджетыннан 13,6 миллиард сум акча бүленгән. Федераль бюджеттан субсидияләр күләме – 2,4 млрд. сум. Бу хакта бүген язгы юлларны карауга багышланган матбугат вәкилләре өчен оештырылган турда Татарстанның юл-транспорт комплексын карап тоту һәм үстерү буенча баш идарәсенең (Главтатдортранс) күпер корылмаларын карап тоту бүлеге башлыгы Айрат Галиуллин белдерде. Матбугат вәкилләре Алексеевск һәм Әлки районнарында булды.
Айрат Галиуллин сөйләвенчә, юл эшләре программасы быел 27 авыл торак пунктларын каты өслекле юллар белән тоташтыру планнаштырыла. Аларның гомуми озынлыгы 88 чакрымнан артык. Шулай ук озынлыгы 65 чакрымлы электр линиясе сузу да күздә тотыла.
Моннан тыш, 62 мәктәп автобусы маршрутын норматив хәлгә китерү, 5184 чакрым озынлыктагы юлга горизонталь билгеләр төшерү һәм 1850 җәяүлеләр кичү урынын төзекләндерү, фермер хуҗалыкларына һәм терлекчелек комплексларына илтүче юллар булдыру көтелә.
Шулай ук гомуми озынлыгы 158,2 метрны тәшкил иткән алты күпер төзү яки үзгәртеп кору планлаштырылган. Ә җиде күперне төзекләндерелергә тиеш.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз