Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда быел җәйге лагерьларда 147 мең бала ял итте
Бүгенге көндә Татарстанның ял һәм сәламәтләндерү оешмаларында инде 147 мең бала ял итте, бу исә планның 88 процентын тәшкил итә.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
(Казан, 4 август, "Татар-информ", Диана Авакян). Бүгенге көндә Татарстанның ял һәм сәламәтләндерү оешмаларында инде 147 мең бала ял итте. Бу җәйге планның 88 процентын һәм каникул яллары программасының 67 процентын тәшкил итә. Әлеге саннарны Татарстан Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы өстәмә белем һәм социаль программалар бүлеге белгече Рөстәм Юсупов "Татар-информ”да “Балаларның җәйге ялы” темасына багышланган матбугат конференциясендә җиткерде.
“Бүгенге көндә 118 балалар сәламәтләндерү стационар лагере эшли. Көндезге лагерьлар инде үз эшләрен төгәлләде. 100 палатка лагерыннан 80е эшен йомгаклады. Планлаштырылган 16 шифахана учреждениесендә, шулай ук хезмәт һәм ял лагерьларында да эш төгәлләнде диярлек”, - дип сөйләде Рөстәм Юсупов.
Моннан тыш, программага өстәмә рәвештә Кара диңгез яр буенда күпбалалы гаиләләрдән 134 балага һәм тормышта авыр хәлдә калган гаиләләрдә тәрбияләнгән 194 балага ял оештырылган.
Министрлык вәкиле сүзләренчә, республикадан 351 бала “Артек” халыкара балалар үзәгенә җибәрелгән. Бүгенге көндә өстәмә квота белән тагын 101 бала ялга җибәрелүен дә җиткерде ул.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз