news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда быел ятим балаларга билгеләнгән торак йортлар декабрьдә төзелеп бетәчәк

Планлаштырылган 311 фатирның ике дистәсе әле төзелеш тәмамланмаган йортлардан сайланган булган.

 (Казан, 19 ноябрь, «Татар-информ»). Татарстанда быел 876 күпфатирлы йортка капиталь ремонт ясау планлаштырылган булган, бүгенге көнгә алардан 805 йортта эшләр тәмамланган, дип хәбәр итте бүген Татарстан Хөкүмәте йортында узган киңәшмәдә республиканың төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин. Бу хакта ТР Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.

Киңәшмәне барлык районнар җитәкчелеге катнашында видеоконференция режимында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Утырышта шулай ук ТР Премьер-министры Илдар Халиков катнашты.

Ирек Фәйзуллин сүзләренчә, ТР Министрлар Кабинетының 2016 елның 3 октябрендә кабул ителгән карары нигезендә, күпфатирлы торак йортларга капиталь ремонт ясау программасына үзгәрешләр кертелгән иде, нәтиҗәдә барлыкка килгән экономия алдан билгеләнгән 830 йорттан тыш, тагын 46 объектка ремонт ясарга мөмкинлек биргән.

Хәзерге вакытта 805 күпфатирлы йортта капиталь ремонт эшләре тәмамланган инде.

Татарстанның Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе 41 муниципаль районда капиталь ремонт үткәрелгән объектларда 3 мең 648 тикшерү уздырган. Алар нәтиҗәсендә 8 муниципаль берәмлектә куркынычсызлык техникасын бозуның 34 очрагы ачыкланган. 

Татарстанның Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе белән хезмәт инспекциясе, гомумән, ел башыннан республикада 1 мең 398 тикшерү үткәреп, барлыгы 16 миллион 775 мең сумга 451 карар чыгарган. 

Ирек Фәйзуллин ел азагына кадәр Татарстанда 311 ятим бала торак белән тәэмин ителәчәген дә искәртте. Алардан 130 кеше инде яңа фатирларга күчкән, тагын 74 кеше киләсе атнада ачкыч алачак. Шулай ук 80 әзер торакка документларны әзерләү тәмамланып килә.

Калган 27 фатир әле төзелеп бетмәгән йортлардан сайланган булган. Сүз Чистай һәм Лениногорск районнары турында бара. Илдар Халиков муниципаль район башлыкларына мөрәҗәгать итеп, бу йортларны кулланышка тапшыру вакытын төгәлләштерергә кушты. Чистайда, мәсәлән, эшләрне 5 декабрьгә төгәлләргә ниятлиләр, ә Лениногорскида соңгы йортны 10 декабрьдә тапшырырга вәгъдә итәләр. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100