Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда быел янгыннарда үлүчеләр саны кимегән
Лениногорский районында гаилә янып үлгәннән соң социаль яктан якланмаган гаиләләр яшәүче йортларга автоном янгын хәбәр итү җайланмалары куелган.
(Казан, 13 октябрь, «Татар-информ», Алсу Гатауллина). Быел Татарстанда янгыннарда 95 кше үлгән. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә ТР Янгын күзәтчелеге Баш дәүләт инспекторы урынбасары Максим Трущин җиткерде.
Ул республикада көзге-кышкы чорда янгыннарның 25 процентка артуын әйтеп узды. Үлүчеләр һәм җәрәхәтләр алучылар саны бу вакытта 16 процентка арта. Бу халыкның электр җылыту җиһазларын куллана башлавы белән бәйле. Фаҗигалар килеп чыгуның төп сәбәпләре – электр җиһазларын сак кулланмау (гомуми янгыннар саныннан 35 проценты), электр һәм мичләрне куллануда тиешле кагыйдәләр үтәлмәү. Шулай ук янгыннар үзләре ясаган электр җиһазларыннан һәм җылыткычтка куеп кием киптерүдән дә килеп чыга.
Спикер, тулаем алганда, республика территориясендә янгыннар кимүнең уңай динамикасы күзәтелүен искәртте. Быел 2535 янгын очрагы булган, бу узган елның шушы чоры белән чагыштырганда өч процентка ким. Янгыннарда 95 кеше һәлак булган, узган елның 9 ае белән чагыштырганда 51 кешегә азрак дигән сүз. 206 кеше янгын вакытында җәрәхәт алган - узган елгы чордан 57 очракка азрак теркәлгән. Янгыннарда 6 бала зыян күргән.
Максим Трущин ел башында Лениногорский районында булган янгын фаҗигасендә тулы бер гаилә – әниләре һәм биш бала янып үлүен искә төшерде. Шул хәлдән соң республикада масштаблы акция үткәрелгән, профилактика төркемнәре булдырылган, күп балалы, социаль яктан имин булмаган гаиләләрнең һәм ялгыз яшәүче өлкәннәрнең йортларында, фатирларында булганнар. Әлеге чаралар нәтиҗәсендә янгыннар саны кими башлаган.
Спикер сөйләвенчә, күп балалы социаль яктан якланмаган гаиләләр яшәүче йортларда автоном янгын хәбәр итү җайланмасын урнаштырганнар. Төтен чыга башлаулауга җайланма сигнал бирә. Шундый җайланма 453 гаилә яшәүче йортка урнаштырылган.
Республика бюджетыннан 1-2 балалы имин булмаган гаиләләргә шундый датчиклар урнаштыру өчен өстәмә акчалар бүлеп бирелгән. Датчиктагы батарейка ел буена җитә.
«Мин барлык гражданнарга да өйләрендә порошоклы янгын сүндергеч тотарга, эш итә белергә өйрәнергә тәкъдим итәм. Ут чыга калганда аның белән янгын тиз сүндерелә. Янып киткән электр җиһазларын да ток сугудан курыкмыйча сүндерергә була. Шулай ук ике шөреп белән генә беркетелеп куючы автоном хәбәр иткеч куярга да тәкъдим итәм», – дип йомгаклады чыгышын Трущин «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз