news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда быел янгыннарда һаләк булучылар арткан

Янгын аркасында үлүчеләрнең яртысы исерек хәлдә булган.

(Казан, 29 ноябрь, “Татар-информ, Алинә Айдарова). Быел республикада янгыннарда һәлак булучылар, узган ел белән чагыштырганда, 19 кешегә арткан. Бу хакта РФ гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча Баш идарәсенең күзәтчелек һәм кисәтү эше идарәсе хезмәткәре, эчке хезмәт подполковнигы Максим Әскәров “Татар-информ”да узган матбугат очрашуында хәбәр итте.

Быелның 11 аенда Татарстанда 2 819 янгын теркәлгән. “Янгыннарда 131 кеше һәлак булды. Алар арасында 4 бала бар. Бу сан узган елга караганда 19 кешегә күбрәк”, - диде Максим Әскәров.

Саләмәтлекләренә зыян килгән кешеләр саны 231 тәшкил итә. Максим Әскәров янгын аркасында сәламәтлекләренә зыян алучылар саны былтырга караганда 24 кешегә артканын әйтте.

Подполковник сүзләренчә, янгын чыгуның төп сәбәбе – ут белән эш иткәндә, мичләрне һәм электр җиһазларын файдаланганда саксызлык.

Максим Әскәров белдерүенчә, янгыннарның 80 проценты торак секторда теркәлә. Үлүчеләрнең яртысы исерек хәлдә булган, 29 кеше йоклаган вакытта янгын чыгу сәбәпле һәлак булган.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot