news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда быел якынча 3,8 миллион тонна бөртекле культура уңышы алырга уйлыйлар

Татарстанда быел якынча 3,8 миллион тонна бөртекле культура уңышы алырга уйлыйлар
Михаил Захаров / «Татар-информ»

Корылык аркасында Татарстанда бөртекле культура уңышы кимегән. Республикада барлыгы якынча 3,8 миллион тонна бөртекле культура уңышы җыеп алырга уйлыйлар. Бу хакта «Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров әйтте.

«Безнең территориядә бөртекле культура һәм терлек азыгы күпме калуын баланста тотабыз. Республикада бөртекле культурага якынча 3-3,3 миллион тонна ихтыяҗ бар. Ул терлекчелек, чәчү, он җитештерү һәм башкалар өчен кирәк. Баланс һәм районнардан алган мәгълүматлар буенча саннар якынча 3,7-3,8 миллион тонна булыр дип уйлыйбыз», – диде министр.

Марат Җәббаров сүзләренчә, республиканың миллион тоннадан артык бөртекле культура запасы бар. «Узган елларны ул 250-300 мең тонна иде. Бәлки безнең саклыкта икмәк булуы да яхшыдыр», – диде министр.

Узган ел республикада 5,2 миллион бөртекле культуры җыеп алынган булган. Быелгы саннар Татарстанда булган корылык белән бәйле. Шуның аркасында бу атнада Татарстанда гадәттән тыш хәл режимы да кертелергә мөмкин.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100