Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда быел шикәр чөгендере уңышы узган елга караганда югарырак булыр дип көтәләр
Татарстанда быел 1 млн тоннадан артык майлы үсемлекчелек культуралары уңышын җыеп алырга ниятлиләр. Бу хакта ТР Министрлар Кабинетында брифингта Татарстан Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров хәбәр итте.
«Майлы культуралар барлыгы 1 млн тоннадан артык булыр дип көтәбез. Начар сан түгел, планлаштырылганча булыр дип өметләнәбез», – диде ул.
Шикәр чөгендере уңышы узган елга караганда күбрәк булыр дип фаразлана. «52 мең гектар чәчкән идек, бүгенгә 75 процент казып алынды. Уңыш гектарыннан 529 ц чыга. Былтыргыга караганда, 35 центнерга артык. Быел 2,3 млн тонна җыел алырбыз дип көтәбез. Ике завод та эшли, көн саен 15 мең тонна эшкәртәбез. Бүгенгә 700 мең тонна эшкәртелде. 90 мең тонна чиста шикәр уңышы бар», – дип сөйләде Марат Җәббаров.
Республикада рапсны урып җыю төгәлләнеп килә. 362 мең тонна суктырылган, гектарыннан 18,1 центнер чыга. Шулай ук, министр сүзләренчә, җитенне урып җыю да тәмамлану алдында. «Көнбагыш, соя әле басуларда бар. Ике атналап вакыт эчендә тәмамларга тиешбез», – диде министр.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз