news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
Татарстанда быел Шәле-Баулы автомагистраленең беренче участогы ачыла
Автоюл ике мөһим федераль трассалар М-7 «Волга» и М-5 «Урал» юлларын тоташтырачак
Скопировать ссылку
(Казан, 25 июнь, «Татар-информ»). Бүген ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгында министр урынбасары Павел Чернов «Балтика - Кытай»: Шәле (М-7) – Баулы (М-5) перспективалы транспорт коридорының Татарстан участогы төзелеше барышы хакында киңәшмә уздырды, дип хәбәр итә министрлыкның матбугат хезмәте.
Автомобильчеләр быел автоюлның беренче участогы буенча йөри башлаячак. Төзүчеләр агымдагы елның көзендә М-7 «Волга» трассасы янында урнашкан Шәле торак пунктыннан Саескан тавы тирәсеннән Кама күперенә кадәрге автоюл участогын ачарга ниятли. Төзелеш тулысынча тәмамлангач, бу 4 полосалы заманча магистраль булачак.
Төзелеш тәмамланганчы юл участогы барлык автомобилчеләр өчен дә бушлай булачак, күпмедер вакыттан соң түләп йөрергә туры киләчәк.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot