Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда быел ришвәтнең уртача күләме 702 мең сум тәшкил иткән
Татарстанда ришвәтнең уртача күләме 702 мең сум тәшкил иткән. Бу хакта бүген «Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә ТР Эчке эшләр министрлыгының Икътисади куркынычсызлык һәм коррупциягә каршы көрәш идарәсе җитәкчесе урынбасары Николай Герасимов хәбәр итте.
«Быел ришвәтнең уртача күләме 702 мең сум булды. Күләм үсә бара. 2023 елда ул 219 мең сум иде, 2024 елда – 377 мең сум. Моның сәбәбе гомуми икътисади вәзгыять белән дә, инфляция белән дә бәйле. Әмма төп сәбәп – ачыкланган җинаятьләр структурасының үзгәрүе», – дип билгеләп үтте полиция хезмәткәре.
Аның сүзләренчә, ришвәтнең уртача күләме болай исәпләнә: барлык ачыкланган ришвәтләрнең гомуми суммасы эпизодлар санына бүленә. Уртача күрсәткечнең артуы эре коррупция килешүләрен ачыклау буенча эшнең нәтиҗәлелеген күрсәтә.
«Бу – оператив чараларны тагын да ныграк планлаштыру һәм аларның сыйфатын күтәрү нәтиҗәсе. Без җитди коррупция җинаятьләрен ачу өстендә максатчан рәвештә эшлибез, бу статистикада да чагылыш таба», – дип өстәде Николай Герасимов.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз