news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Шпаргалка куллану аркасында, Татарстанда быел өч укучыны имтиханнан куганнар

«Укучыларны да, ата-аналарны да тагын бер тапкыр кисәтәсем килә: шпаргалкаларга, башка чараларга да өметләнергә кирәкми», - диде Илсур Һадиуллин.

Татарстанда быел өч чыгарылыш укучысын шпаргалка кулланган өчен Бердәм дәүләт имтиханыннан куып чыгарганнар.

«Былтыргы кебек үк, өч укучы шпаргалкалар белән тотылып, имтиханнан куып чыгарылды. Бу очраклар буенча мәгариф идарәсе башлыклары белән сөйләшү булды, мәгълүматны ата-аналарга җиткердек», - диде министр.

Шпаргалка куллану аркасында, быелгы чыгарылыш укучылары югары уку йортларына керә алмаячак. «Алар бер елларын югалтачак, бу бик кызганыч», - диде Илсур Һадиуллин.

Аның сүзләренчә, укучыларга кемдер шпаргалка киңәш итеп, «аю хезмәте» күрсәтә». «Шпаргалка инде идәндә табылып, оештыручылар, күзәтүчеләр сизгәндә, берни эшләп булмый. Укучыларны да, ата-аналарны да тагын бер тапкыр кисәтәсем килә: шпаргалкаларга, башка чараларга да өметләнергә кирәкми. Балаларны имтиханга үткәргәндә, нидер яшереп керү очраклары булырга тиеш түгел», - дип белдерде.

Министр әйтүенчә, имтихан үткәрү буенча Рособрнадзор тарафыннан Татарстанга карата зур кисәтүләр булмаган. Ул рус теле, математикадан 5 меңгә кадәр күзәтүче булганын искәртте.

«Хилафлыклар күп иде дип әйтә алмыйм, чөнки елдан ел чыгарылыш укучыларының аңлавы арта. Вак кына хилафлыклар булды, муниципаль берәмлекләр нинди юнәлештә эшлисен беләләр», - ди Һадиуллин.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100