Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстанда быел игенчелек продукциясен җитештерүгә 24,4 млрд сум акча сарыф ителгән
ТРның Мамадыш районында 2014 елга нәтиҗә ясау буенча семинар-киңәшмә узды
(Казан, 18 декабрь, «Татар-информ», Ирина Игнатьева). 2014 елда Татарстанда игенчелек продукциясен җитештерүгә 24,4 млрд сум акча сарыф ителгән. Бу хакта ТРның Мамадыш районында 2014 елга нәтиҗә ясау буенча семинар-киңәшмәдә белдерелде. Чарада киләчәккә бурычлар куелды, диелә ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы сайтында.
Киңәшмәдә ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының игенчелек буенча урынбасары Илдус Габдрахманов, республиканың Мамадыш районы башлыгы Анатолий Иванов, ТР районнарының авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләренең игенчелек буенча консультантлары, «Россельхозцентр» ФДБУ ТР буенча районара бүлекләре башлыклары һ.б. катнашты.
И.Габдрахманов үз чыгышында Мамадыш районы уңышларын билгеләп үтте. ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының игенчелек бүлеге башлыгы Виталий Новичков бу тармакны үстерү юллары турында сөйләде. Аларның берсе – көтүлекләр структураларын фәнгә нигезләнеп системалаштыру.
Гомумән алганда, 2014 елда Татарстанда игенчелек продукциясен җитештерүгә 24,4 млрд сум акча сарыф ителгән. Бөртеклеләрнең тулаем күләме 6,1 млн тонна тәшкил иткән. Искәртеп үтик, ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы “бөртеклеләр берәмлегенең тулаем җыемы” дигән яңа термин кертте. Билгеле булганча, 2014 елда Татарстанда бөртеклеләрнең тулаем җыемы 3,2 млн тонна тәшкил иткән иде. Хәзер җыеп алынган уңыш күләме 6,1 млн тоннага кадәр “артты”.
1 тонна ашлыкның үзкыйммәте 3968 сум тәшкил итте. Моның белән бәйле рәвештә, Татарстан аграрийлары ашлык үзкыйммәтен 3 мең сумга кадәр төшерү бурычын куйды.
Зәй, Балтач һәм Буа районнарында гектардан 30 центнердан артык ашлык җыеп алганнар. Киңәшмәдә Бөгелмә, Чистай, Югары Ослан районнары кырларының продуктлыгы түбән булуы билгеләп үтелде.
2015 елдан башлап Татарстанда финанс бюджет ярдәме бүлеп бирелгәндә киметә торган коэффициентлар кулланылачак. Бу “иске” күпьеллык үләннәре 20 проценттан артык мәйданны биләгән, шулай ук массакүләм репродукция орлыклары чәчкән товар җитештерүчеләргә кагыла.
Агрохолдинглар консультантлары һәм баш агрономнары алдына 2015 елның беренче кварталына бурычлар куелды. Аерым алганда, 2015 елга чәчүлек мәйданнары структурасын билгеләү, район хуҗалыкларында технологик аудит оештыру, орлыкчылык буенча анализ ясау зарур.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз