news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда быел фермаларга илтә торган юллар төзелешенә 500 миллион сум акча каралган

Татарстанда быел фермаларга илтә торган юллар төзелеше өчен 500 миллион сум акча каралган. ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов ТР Министрлар Кабинетында юллар төзү һәм төзекләндерүгә багышланган брифингта шул хакта әйтте.

Татарстанда быел юл эшләре программасы буенча 93 миллиард 87 миллион сумлык эш башкару планлаштырыла. «Республикада юл эшләренең кызган чоры», – дип белдерде министр.

Фәрит Хәнифов сүзләренчә, авыл территорияләрен комплекслы үстерү программасы буенча 1 миллиард 541 миллион сум акча бүлеп биреләчәк. Лагерьларга илтә торган юллар төзелешенә – 250 миллион, бакчачылык ширкәтләренә кадәр юллар төзүгә 300 миллион сум акча каралган. «Тормыш өчен инфраструктура» илкүләм проектын гамәлгә ашыруга 20,7 миллиард сумнан артык акча тотылачак. Министр быел юллар төзү һәм төзекләндерүгә өстәмә рәвештә 18 миллион сум акча бүленгәнен билгеләп узды.

2026 елда төбәк автомобиль юллары төзелешенә – 2,1 миллиард сум, реконструкциягә 4,6 миллиард сумнан артык акча юнәлдереләчәк. Моннан тыш, төбәк автомобиль юлларына капиталь ремонт ясауга 12,4 миллиард сумнан артык акча бүлеп бирелгән, дип билгеләп үтте Фәрит Хәнифов.

news_right_1
news_right_2
news_bot