news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда быел дәүләт имтиханнарына килми калучылар булмаган

Татарстанда быел дәүләт имтиханнарын тапшырудан баш тартучылар булмаган. Бу хакта Татарстан мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин брифингта әйткән иде.

«Дәүләт имтиханнарына килүдән, аерым алганда, шәхси мәгълүматларны эшкәртүдән баш тарту очракларын булдырмау юнәлешендә уртак эшебезне уңышлы дип атарга мөмкин. Имтиханда катнашырга теләмәүчеләр булмады», – диде министр.

Ул республика прокуратурасына, судларга, массакүләм мәгълүмат чараларына дәүләт йомгаклау аттестациясен узу кирәклеген һәм имтиханга килми калу ярамавын аңлату буенча уртак эш өчен рәхмәтен белдерде.

2024 елда сигез кеше 9нчы сыйныфтан соң төп дәүләт имтиханында катнашудан баш тарткан һәм икесе 11нче сыйныфтан соң Бердәм дәүләт имтиханын язарга килмәгән. Узган ел 9нчы сыйныфтан соң төп дәүләт имтиханын өч кеше тапшырмаган.

«Ике чыгарылыш укучысы имтиханнарны уңышлы үтте һәм аттестат алды. Алты кешегә карата балаларының йомгаклау аттестациясендә катнашуын кайгырту буенча ата-аналар вазифасы үтәлмәве буенча суд карары кабул ителгән, әмма балалар имтиханнарга килмәгән. Өч кешегә карата әлеге эш дәвам итә», – дигән мәгълүмат бирде министр.

Илсур Һадиуллин быел имтиханнан чыгару очраклары булмаганын әйтте.

22 һәм 23 июньдә имтихан вакытында Арча, Алабуга, Түбән Кама һәм Казанда ракета куркынычы сәбәпле укучылар эвакуацияләнгән. Ике көндә барлыгы 1253 укучыга эвакуация үткәрелгән. «Эвакуациядән соң 5 кеше имтихан тапшырудан баш тарты, алар – элекке елларның укучылары. 4се резерв көннәрендә килде», – диде министр.

news_right_1
news_right_2
news_bot