news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда быел беренче сыйныфка 48 меңнән артык бала бара

«Россия Федерациясенең мәгариф турында"гы кануны буенча, мәктәпкә 6,5-8 яшьлек балалар кабул ителә.

(Казан, 3 август, «Татар-информ», Наталья Рыбакова). Татарстанда быел 48 меңнән артык беренче класс укучысы мәктәпкә барачак. Бу - гомуми белем бирү, санатория һәм шәхси мәктәп, шулай ук сәламәтлекләре буенча мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен уку йортларындагы укучылар.

«Гадәти мәктәп һәм лицейларга быел беренче тапкыр 45 меңнән артык бала барачак, бу сан, узган ел белән чагыштырганда, 2 меңгә артыграк. Беренче класска баручы балалар саны соңгы елда арта. Бу илдәге, шулай ук Татарстандагы халыкның табигый үрчеме белән бәйле», – диде «Татар-информ» корреспондентына республика Мәгариф һәм фән министрлыгының гомум белем бирү һәм йомгаклау аттестациясе бүлеге башлыгы Лилия Сәүбәнова.

«Россия Федерациясенең мәгариф турында"гы кануны буенча, мәктәпкә 6,5-8 яшьлек балалар кабул ителә. Әгәр бала үсештә артта калса, психологик-медик-педагогик комиссия узу киңәш ителә, аның нәтиҗәсендә, үсештәге шәхи үзенчәлекләрне исәпкә алып, юллама биреләчәк. Андый балалар махсус җиһазландырылган уку йортларында белем ала. Әгәр шартлар булса, җайлаштырылган белем бирү программалары гадәти белем бирү оешмаларында тормышка ашырыла. Республикада андый 153 оешма бар.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100