news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда быел БДИның уртача баллары БДИ-2009 нәтиҗәләреннән югары

Бу хакта ТР Министрлар Кабинетында ТР мәгариф һәм фән министры урынбасары Людмила Ногъманова сөйләде

(Казан, 15 июнь, «Татар-информ», Алия Сабирова). Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында брифинг узды. Чарада республика мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Данил Мостафин һәм ТР мәгариф һәм фән министры урынбасары – министрлыкның белем бирү өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты җитәкчесе Людмила Ногъманова катнашты.
Брифингта катнашучылар бу Бердәм дәүләт имтиханнары һәм дәүләт йомгаклау аттестациясенең якынча нәтиҗәре генә булуын һәм соңгы нәтиҗәләр турында сөйләргә иртә дип аңлатып узды.
Людмила Ногъманова очрашуда Татарстанда быел БДИның уртача баллары БДИ-2009 нәтиҗәләреннән югары дип белдерде: биология буенча – 58,39 б., (БДИ-2009 – 51,2); рус әдәбияты – 57,71 б., (БДИ-2009 – 47,8); информатика һәм ИКТ 67,35 б., (БДИ-2009 – 55,8); рус теле - 57,93 б., (БДИ-2009 – 54,5); инглиз теле – 54,4 б., (БДИ-2009 – 54,1); алман теле – 49,1 б., (БДИ 2009 – 37,6); француз теле – 62,86 б., (БДИ-2009 – 55,3); химия – 58,8 б., (БДИ -2009 – 51,2).
Республика буенча биология буенча БДИ бирүчеләрнең 2,98 проценты (БДИ-2009 – 9,8 процент) минималь нәтиҗәгә ирешә алмады, рус әдәбияты буенча 3,56 процент (БДИ -2009 – 9,6 процент), информатика һәм ИКТ – 4,87 процент (БДИ -2009 – 16,4 процент), рус теле – 3,5 процент (БДИ -2009 – 5,6 процент), инглиз теле – 4,1 процент (БДИ -2009 – 8,4 процент), алман теле – 1,6 процент (БДИ -2009 – 18,5 процент), француз теле – 0 процент (БДИ -2009 – 2,2 процент), химия– 3,4 процент (БДИ -2009 – 14,5 процент).

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100