news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда быел балалар катнашында 30 юл-транспорт һәлакәте булган

Ел башыннан Татарстанда балалар руль артына утырган очракларда 30 юл-транспорт һәлакәте булган. Бу хакта «Татар-информ»да матбугат конференциясендә ТР Баш дәүләт автоинспекторы Рөстәм Гарипов сөйләде.

«Механик транспорт чараларын йөртүче балалар катнашындагы аварияләр аеруча борчый. Алар катнашында 30 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, аларда 1 яшүсмер һәлак булган, 29 бала имгәнгән», – дип сөйләде Рөстәм Гарипов.

Мисалга ул республиканың Спас районында 17 августта булган юл-транспорт һәлакәтен китерде. Һәлакәттә 15 яшьлек яшүсмер һәлак була. Ул имин тизлек сайламаган һәм юл кырыена төшеп капланган. Соңрак ачыкланганча, яшүсмер даими рәвештә бабасының машинасында йөргән. Моннан тыш, салонда аның белән 24 яшьлек пассажир булган.

«Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының Дәүләт автоинспекциясе инициативасы буенча автозаправка станцияләрендә балигъ булмаганнарга бензин сату тыелган, әмма питбайкларда яшүсмерләр килү фактлары социаль челтәрләрдә бер-бер артлы очрый. Без рейдлар үткәрәбез, тәртип бозучыларны тоткарлыйбыз, ата-аналарны җәлеп итәбез. Әлеге проблеманы барлык кызыксынган министрлыклар, ведомстволар һәм массакүләм мәгълүмат чараларының уртак тырышлыгы белән генә бетереп була дип саныйм», – дип өстәде Гарипов.

news_right_1
news_right_2
news_bot