news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда быел алты яңа балалар лагере төзеләчәк

Шулай ук 14 балалар сәламәтләндерү лагерен капиталь ремонтлау һәм бер объектны төзекләндерү планлаштырыла.

(Казан, 4 март, «Татар-информ», Екатерина Фадеева). 2018 елда Татарстанда алты яңа балалар лагере төзеләчәк. Моннан тыш, 2018 елда 14 лагерьга капиталь ремонт үткәрү һәм бер объектны төзекләндерү планлаштырыла. Финанслауның гомуми күләме 200 миллион сумны тәшкил итәчәк.
 
 
Татарстанда балалар сәламәтләндерү лагерьләрен капиталь ремонтлау, төзекләндерү һәм төзү программасы 2014 елдан тормышка ашырыла. Үткән еллар эчендә республикада 406 миллион сумга 40 объект ремонтланган, 9 яңа лагерь төзелгән һәм 4 лагерь төзекләндерелгән.
 
2017 елда 4 лагерь төзелде, 3 объект төзекләндерелде, 4 лагерьга капиталь ремонт ясалды. Программаны тормышка ашыруга 100 миллион сум таләп ителде. 
 

news_right_1
news_right_2
news_bot