news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда быел агротехнологик сыйныфлар кайсы районнарда ачылуы билгеле

Татарстанда быел 16 районның 35 мәктәбендә агротехнологик сыйныфлар ачу ниятләнә. Бу хакта Татарстанның фермерлар, шәхси ярдәмче хуҗалыклар һәм авыл хуҗалыгы кооперативлары ассоциациясе утырышында билгеле булды.

Азнакай, Аксубай, Алексеевск, Әлки, Апас, Арча, Балтач, Чүпрәле, Кукмара, Лаеш, Менделеевск, Мамадыш, Минзәлә, Саба, Тукай, Чирмешән районнарында агротехнологик класслар ачарга җыеналар.

«Узган елда «Кадры в АПК» федераль проекты старт алды. Аның бер юнәлеше – авыл мәктәпәрендә агротехнологик сыйныфларны яңарту. Бу фәнни дисциплиналар буенча тирәнтен программа белән яңа заманча профильле белемне гамәлгә кертергә мөмкинлек бирә», – диде ТР Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров.

Проект кысаларында мәктәп, көллият, вузлар, эш бирүче оешмалар хезмәттәшлеге ниятләнә.

Узган ел башыннан 14 районда 20 мәктәптә яңа агротехкласслар ачылган.

news_right_1
news_right_2
news_bot