Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстанда быел «Аеклык ноктасы» проектына 10 миллион сум юнәлдереләчәк
Программаны гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә проектта катнашучыларның 82 проценты алкогольгә бәйлелектән дәваланган.
(Казан, 9 март, «Татар-информ», Надежда Гордеева). Татарстанда балалар омбудсмены үтенече белән республика Президенты Рөстәм Миңнеханов быел «Аеклык ноктасы» проектын дәвам итү турында карар кабул иткән. Аны гамәлгә ашыруга 10 миллион сум тирәсе бүлеп бирү планлаштырыла.
Докладчы сүзләренчә, программаны гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә проектта катнашучыларның 82 проценты алкогольгә бәйлелектән дәваланган. Нәтиҗәдә 472 бала гаиләдә калган. Проектны чынга ашыру чорында 246 кеше дәваланды, дип сөйләде Татарстан бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Ирина Волынец ТР Дәүләт Советының Социаль сәясәт комитеты утырышында.
«Имин булмаган вазгыятьтә калган балалы гаиләләрне иртәрәк ачыклау буенча оператив һәм нәтиҗәле эшли башладылар. Кисәтү зонасына эләккән гаиләләр саны арту белән бергә социаль куркыныч хәлдә калган гаиләләр саны 6,6 процентка, ә балалар 8,7 процентка арткан», — диде омбудсмен.
Узган ел Татарстанда 1306 гаилә социаль куркыныч хәлдә ведомствоара исәптә торды. Аларда 2 726 бала яши. 50 проценттан артык баланың ата-аналары алькогольне күпләп эчә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз