Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстанда быел ачылачак 11 яңа мәктәп исемлеге билгеле булды
Яңа мәктәпләрнең 4се - Казанда, 2се - Чаллыда, һәм берәр Арча, Биектау, Мамадыш, Әлки, Тукай районнарында булачак.
Яңа уку елында Татарстанда 10 меңгә якын укучыга исәпләнгән 11 яңа мәктәп ачылачак.
«Быел Татарстанда 10 меңгә якын укучыга исәпләнгән 11 яңа мәктәп ачыла. Шуларның 4се – Казанда, 2се – Чаллыда, һәм берәр - Арча, Биектау, Мамадыш, Әлки, Тукай районнарында», - диде Татарстан мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин Республика мәгариф хезмәткәрләренең традицион август киңәшмәсе кысаларында узган милли мәгариф секциясе утырышында.
Министрлыкның матбугат хезмәте «Татар-информ» хәбәрчесен яңа мәктәпләр исемлеге белән таныштырды.
Казанның яңа мәктәпләре Сибгат Хәким, Рауис Гәрәев урамнарында, «Салават күпере» һәм «Светлая долина» торак комплексларында ачылачак. Чаллыда яңа мәктәпләр «Притяжение» торак комплексында һәм 34нче микрорайонда төзелгән.
Районнардагы яңа мәктәпләр:
- Арча районы Түбән Мәтәскә авылында 500 укучыга исәпләнгән мәктәп;
- Мамадышта (Ленин урамы, 136 йорт) 240 укучыга исәпләнгән мәктәп;
- Тукай районы Шилнәбаш авылында 100 укучыга исәпләнгән мәктәп;
- Биектау районы Коркачык авылында 80 укучыга исәпләнгән мәктәп;
- Әлки районы Түбән Колчурино 25 укучыга исәпләнгән мәктәп.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз