news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда быел 88,7 чакрым төбәк юллары һәм биш күпер төзеләчәк

Моннан тыш, 300 чакрым төбәк юллары һәм җиде күпер төзекләндереләчәк.

(Казан, 30 май, “Татар-информ”, Надежда Гордеева). Быел ике урында М7 “Волга” автомобиль юлында гомуми озынлыгы 29,8 чакрым булган арада төзекләндерү эшләрен төгәлләү каралган. Бу хакта Татарстан Министрлар Кабинетында узган брифингта Татарстан транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин җиткерде.

Быел программа буенча М7 “Волга” автомобиль юлының биш урынында төзекләндерү эшләре каралган. “Барлык биш кишәрлектә дә эшләр тулы көчкә бара” , – дип җиткерде министр.

Шулай ук 123 чакрымлы 15 участокта федераль юллар һәм 6 күпер дә төзекләндереләчәк. Моннан тыш, 300 чакрым төбәк юллары һәм җиде күперне төзекләндерү, 88,7 чакрым төбәк юллары һәм биш күпер төзү планлаштырыла. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100