news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда быел 638 кешегә ОСАГО полисы бәясен өлешчә компенсацияләгәннәр

2025 елда Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы бүлеге төбәктә яшәүче 638 кешегә ОСАГО полисы бәясен өлешчә компенсацияләгән. Бу хакта инвалидлар декадасында «Татар-информ»га биргән интервьюда РФ Социаль фондының Татарстан бүлеге җитәкчесе Эдуард Вафин хәбәр итте.

«ОСАГО полисы бәясен компенсацияләү мөмкинлегеннән медицина күрсәтмәләре буенча транспорты булган инвалид балалар һәм зурлар файдалана ала. Мондый компенсациянең күләме полис өчен түләгән бәянең 50 процентын тәшкил итә. 2025 елда компенсацияне гариза буенча 633 кеше һәм гаризасыз биш кеше алды», – дип сөйләде ул.

Компенсация алу өчен яшәү урыны буенча фондның клиент хезмәтендә, Дәүләт хезмәтләре порталында яки Күпфункцияле үзәктә гариза бирергә кирәк. Моның өчен үзең белән паспорт, медицина-социаль экспертиза белешмәсе, индивидуаль реабилитация программасы яки транспорт чарасына күрсәтмәләр турында медицина бәяләмәсе, ОСАГО килешүе һәм кирәк булган очракта законлы вәкилләр турында белешмәләр булырга тиеш.

news_right_1
news_right_2
news_bot