Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда быел 600дән артык инвалид кадрлар үзәкләре ярдәмендә эш тапкан
2025 елда Татарстанда 600дән артык инвалид «Кадрлар» илкүләм проекты кысаларында эшләүче «Россия эше» кадрлар үзәкләре ярдәмендә эш тапкан. Бу хакта ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Мәшгульлек хезмәтенә барлыгы 1 035 инвалид мөрәҗәгать иткән. Ведомствоның карьера консультантлары эшкә урнашуга ярдәм итүнең индивидуаль планын төзегән һәм мөрәҗәгать итүчеләрнең тәҗрибәсен, кызыксынуларын һәм сәламәтлек үзенчәлекләрен исәпкә алып вакансияләр сайлаган. Аларга шулай ук психологик ярдәм алырга, бушлай яңадан укып чыгарга һәм үз эшен ачу өчен барлык кирәкле консультацияләрне алырга ярдәм иткәннәр. Моннан тыш, эш эзләүчеләргә уңайлы булсын өчен кадрлар үзәге даими рәвештә вакансияләр ярминкәләре оештыра.
49 кеше бушлай белем алу мөмкинлегеннән файдаланган һәм электрон исәпләү машинасы операторы, мәгълүмати технологияләр белгече, БПЛА операторы, химик анализ лаборанты, экскурсовод һәм тегүче кебек һөнәрләр үзләштергән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз