news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда быел 50 кешене балыкчылык белгеченә укытачаклар

Узган ел да Татарстанның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тәкъдиме белән, 25 кеше балыкчылык белгече һөнәрен үзләштергән.

(Казан, 12 гыйнвар, "Татар-информ"). 2017 елда Татарстанда 50 кешегә аквакультура нигезләрен өйрәтәчәкләр. Татарстанның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белән Казан дәүләт энергетика университеты арасында якын арада бу хакта килешү имзаланачак, дип хәбәр итә министрлыкның матбугат хезмәте.

Узган ел да министрлык тәкъдиме белән Татарстанда 25 кеше шулай белем алган. Белгечләр әзерләү белән Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясе галимнәре шөгыльләнгән булган.

Казан дәүләт энергетика университетында “Су биоресурслары һәм аквакультура” юнәлеше буенча 2006 елдан укыталар. Биредә “балыкчылык белгече”, “химик анализ лаборанты” кебек белгечлекләр алып чыгарга мөмкин.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100