news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда быел 4,2 мең гектарда урман торгызылган

Ясалма юл белән урман торгызу 1620 га тәшкил итә.

(Казан, 16 декабрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстанда быел урман торгызу эшләре 4,2 мең га мәйданда башкарылган. Үсентеләрнең уртача яше — 53 ел.

Бу хакта Татарстан парламентының Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты утырышында урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Илгизәр Зарипов сөйләде.

«Бүген республикада урманнар 1 млн 20 мең гектар мәйданны били, урманлы территорияләр 17,5 процент тәшкил итә. Урман ресурслары запаслары 217 миллион 140 мең кубометр», — диде Илгизәр Зарипов.

Ясалма юл белән урман торгызу 1620 га тәшкил итә. Министр урынбасары, торгызылган урманнар мәйданы киселгән һәм корыган яки янган урман үсентеләре мәйданына карата 158 процент нисбәттә булуын әйтте.

«Урманнарны саклау» федераль проектының «Татарстан Республикасында урманнарны саклау» төбәк проекты буенча, быел урманнарны арттыру күрсәткече 77,7 процентка җитәргә тиеш. 2024 елга 100 процентка ирешү бурычы тора.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100