news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда быел 39 958 бала 1 нче сыйныфка бара, аларның 11 222се – Казанда

Республика мәктәпләренә 814 яшь укытучы эшкә килә

 (Казан, 1 сентябрь, “Татар-информ”). Татарстан Республикасында яңа уку елында 39 958 бала (Казанда – 11 222 бала) беренче сыйныфка укырга керә. 2013 елда исә 36 148 бала (Казанда – 11 101 бала) 1 нче сыйныфка кергән булган.

Быел Татарстанда 159 мәктәпкә (шул исәптән 8 коррекцион мәктәпкә) ремонт ясалган. 2014 ел ахырына кадәр Татарстан мәктәпләренә математика фәне буенча 376 предмет кабинеты кайтартылачак. Белем көнендә укучылар өчен Аксубай, Азнакай, Балтач, Буа, Чүпрәле, Лаеш, Теләче муниципаль районнарында 7 яңа мәктәп ишекләрен ача, моннан тыш, 16 балалар бакчасы ачылачак (шуларның 8е авыл җирлекләрендә урнашкан).

Республика мәктәпләренә 814 яшь укытучы килә (шуларның 482се югары уку йортларын тәмамлаган, 332се – педагогик көллиятне).

ТР Мәгариф һәм фән министрлыгыннан шундый белешмә алынды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100