Татарстанда быел 30дан артык кеше гөмбә ашап агуланган
Агымдагы елның июль-август айларында 15 агулану очрагында 17 кеше зыян күргән, аларның 4есе - балалар
(Казан, 4 август, «Татар-информ»). Татарстанда быел гөмбә белән агулануның 29 очрагы теркәлгән, 31 кеше зыян күргән, шул исәптә көмәнле хатын-кыз, 2-11 яшьлек балалар. Барлык балаларга да квалификацияле медицина ярдәме күрсәтелгән, дип белдерә Кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә күзәтчелек буенча хезмәтнең ТР буенча идарәсе.
Агымдагы елның июль-август айларында 15 агулану очрагында 17 кеше зыян күргән, аларның 4есе – балалар.
Узган ел 7 айда 16 агулану очрагында 16 кеше зыян күргән, шул исәптә – 4 бала. 2014 елның июлендә 2 агулану очрагы теркәлгән, шул исәптә 1 бала.
Бөтен зыян күрүчеләр дә үзләре җыйган һәм әзерләгән яки очраклы затлардан сатып алган гөмбә ашап агуланган.