Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда быел 213 мәктәптә төзекләндерү эшләре башкарыла
Татарстан төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллин ТР Хөкүмәте йортында 29 мартта узган киңәшмәдә гидротехник корылмаларны, күп фатирлы йортларны һәм социаль-мәдәни өлкә объектларын ремонтлау буенча республика һәм федераль программаларның гамәлгә ашырылуы турында сөйләде.
Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференция элемтәсе режимында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов уздырды.
Киңәшмәдә әйтелгәнчә, быел Татарстанда мәгариф өлкәсендә 213 объектка ремонт ясалачак. Подрядчыларның мәгълүматларына караганда, гомуми белем бирү оешмаларын ремонтлау эшләре - 15 процентка, ә мәктәпләрдә функциональ зоналарны төзекләндерү 86 процентка башкарылган. Өч райондагы өч объект узган ике атнада тапшырылган.
Республиканың 74 мәктәбендә азык-төлек блоклары төзекләндереләчәк. Бүген 5 объектта эш бара, калганнарында ремонт эшләре июнь башында башланыр дип көтелә.
Быел төзекләндерелергә тиешле 11 балалар бакчасының 9ында эш бара. Гомуми күләмнең 13 проценты үтәлгән. Калган ике объектта апрель азагында эшкә керешәчәкләр.
Шулай ук 10 балалар сәламәтләндерү лагеренда ремонт эшләре бара. Быел «яшьләр сәясәте» категориясендәге 34 объект ремонтланачак. Республикада эшләп килүче 4 яшүсмерләр клубы да төзекләндереләчәк, аларда эшләр 15 процентка башкарылган инде, дип белдерделәр киңәшмәдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз