news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда быел, 2016 ел белән чагыштырганда, йортлар күбрәк төзелгән

Быел төзелгән йорт күләме, узган елның шул чоры белән чагыштырганда, 100,2 процент тәшкил итә.

(Казан, 25 ноябрь, «Татар-информ»). Татарстанда 2017 елда, узган елга караганда, күбрәк йорт төзелгән. Бүген бу сан 2012,7 мең кв. м тәшкил итә. Бу хакта ТР Хөкүмәте йортында киңәшмәдә Татарстан төзелеш, архитектура һәм Торак-коммуналь хуҗалыгы министры Ирек Фәйзуллин белдерде.

Быел төзелгән йорт күләме, узган елның шул чоры белән чагыштырганда, 100,2 процент тәшкил итә.

Татарстанда арендага торак программасы буенча бер йорт төзеп бетерәсе калган, диде ул.

news_right_1
news_right_2
news_bot