Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда быел 170 мәгариф объектын капиталь ремонтлауга 10,5 млрд сум акча юнәлтеләчәк
2026 елда 170 мәгариф объектында 10,5 млрд сумлык капиталь ремонт эшләре башкарылачак. Бу хакта ТР Хөкүмәте йортында узган киңәшмәдә ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрының беренче урынбасары Дамир Шәйдуллин хәбәр итте, дип тапшыра ТР Рәисе матбугат хезмәте.
Республиканың сигез муниципаль районында урнашкан тугыз мәктәптә капиталь ремонт эшләре башланган. Барлык эшләр сигез программа кысаларында башкарыла. Алар «Гаилә» һәм «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проектларына, «Авыл территорияләрен комплекслы үстерү» дәүләт программасына һәм дүрт республика программасына керә. Әлеге программаларга 63 мәктәп һәм балалар йорты, 67 азык-төлек блогы, 23 балалар бакчасы, сигез ресурс үзәге һәм сигез тулай торак кергән.
Мәктәпкәчә белем бирү оешмаларында ремонт 13 процентка төгәлләнгән. Соңгы ике атнада республиканың Тукай районында объект төзелеп беткән. Сигез тулай торак бинасы 4 процентка, ресурс үзәкләре 10 процентка ремонтланган.
Сәламәтлек саклау өлкәсендә «Озын һәм актив тормыш» илкүләм проекты һәм 3,4 млрд сум финанслау күләме белән өч республика программасы кысаларында 96 объектны ремонтлау планлаштырыла. Алар арасына 33 фельдшер-акушерлык пункты, 33 балаларга сөт ризыгы өләшү пункты, 25 стационар һәм биш поликлиника керә.
Яшьләр сәясәте тармагында быел 23 объектта капиталь ремонт эшләрен финанслау күләме 1,4 млрд сум тәшкил итә. Объектлар «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проектына һәм дүрт республика программасына керә.
Мәдәният тармагында «Гаилә» илкүләм проекты, «Авыл территорияләрен комплекслы үстерү» дәүләт программасы һәм ике республика программасы кысаларында 1,78 млрд сумга 38 объектны ремонтлау планлаштырылган.
Моннан тыш, өч программа Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белән берлектә гамәлгә ашырылачак.
Шулай ук башка республика программалары кысаларында 758 млн сумлык 76 объектка капиталь ремонт ясау планлаштырыла.
Дамир Шәйдуллин күпфатирлы йортларга капиталь ремонт ясау программасының ничек үтәлүе турында сөйләде. Быел программада 42 муниципаль берәмлек катнаша.
Программага гомуми мәйданы 4 млн квадрат метр чамасы булган 706 күпфатирлы йорт кертелгән. Программада алты муниципаль берәмлектәге 44 йортның 99 лифтын алмаштыру каралган. Программаны финанслау күләме – 9 млрд 65 млн сум.
Киңәшмәне Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Анда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз