news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда быел 14 яшүсмер үз-үзенә кул салган

2022 елның 8 ае эчендә Татарстанда 14 яшүсмер үз-үзенә кул салган, тагын 60 баланың тормыштан үз теләге белән китәргә омтылыш очраклары билгеле.

Бу хакта ТР Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева парламентның 34 нче утырышында «Хөкүмәт сәгате» барышында әйтте.

«Кичә дә балигъ булмаган бер үсмер үз-үзенә кул салган. Соңгы елларда балигъ булмаган үсмерләр эшләре буенча комиссия өчен иң җитди сорау – суицидка омтылу очраклары профилактикасы», - диде Ләйлә Фазлыева.

Аның сүзләренчә, 14 яшүсмернең 13е шактый имин, гадәти гаиләдә үскән, берсе генә социаль куркыныч гаиләдә үскән дип санала. 14 үсмернең тугызы – тулы гаиләләрдә, бишесе – тулы булмаган гаиләләрдә. Өч яшүсмер имин гаиләләрдә яшәсә дә, бүлекчәләрдә профилактик учетта торган.

Ләйлә Фазлыева сүзләренчә, Тукай, Түбән Кама, Лениногорск районнарына, Яр Чаллыга шушы фаҗигале очраклар буенча кисәтүләр ясалган. «Аларның эшенә суицид вазгыятендә тиешле алгоритмнар нигезендә төзәтмә кертелгән», - диде.

Суицид очраклары кимесен өчен, мәктәп персоналын баланың үз гомерен өзү мөмкинлеген күрсәтә торган билгеләрне танырга өйрәтергә кирәк, дип саный вице-премьер. Аның сүзләренчә, ата-аналар да балаларының үз-үзенә кул салуга җөрьәт итә алуын абайламаска мөмкин.

Ләйлә Фазлыева мәктәпләрдә буллинг күренешләрен булдырмауга игътибарны арттыру кирәклеген әйтте. «Без бүген гаиләләрдә дә абыйлары яки апаларының балигъ булмаган үсмергә карата буллинг очраклары булуын ачыклыйбыз», - диде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100