news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда быел 14 урман янгыны теркәлгән

Янгыннарны мониторинглау системасы урманчыларга мондый хәвеф-хәтәрләрне оператив төстә ачыкларга мөмкинлек бирә.

(Казан, 4 сентябрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстанда быел 14 урман янгыны килеп чыккан. 

Татарстан урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Илгизәр Зарипов журналистларга ул янгыннарның өскә күтәрелмәве өчен чаралар күрелгәнен әйтте. Барлыгы 160 гектар мәйданда ут чыккан. «Барлык янгыннар йөгерек кенә булды, югарыга үрмәләмәде, урмандагы җир катламына гына зыян килде», — диде ул.

Быел, шулай ук, 1 меңнән артык термик нокта да теркәлгән, бу, узган елга караганда, 1,7 тапкыр күбрәк, былтыр 600 ләп исәпләнгән.

Илгизәр Зарипов апрельнең икенче яртысыннан һава температурасы урманчылар өчен бик үк кулай булмавын да искәртте. «Май–июньдә бик каты корылык һәм эссе булды. Ул вакытта республиканың көньяк-көнчыгышында югары класслы янгын куркынычы булуы ачыкланды», — диде.

Ул янгыннарны мониторинглау системасы урманчыларга мондый хәвеф-хәтәрләрне оператив төстә ачыкларга мөмкинлек биргәнен әйтте. Нәтиҗәдә, барлык янгыннар да беренче сәгатьләрендә үк сүндерелгән.

«Республиканың көньяк-көнчыгышында таулы урыннарда чыккан янгыннарны сүндерергә янгын сүндерү техникасы үтә алмаганлыктан, янгын икенче тәүлеккә сүндерелде», — дип белдерде Илгизәр Зарипов.

Чагыштыру өчен былтыр Татарстанда өч урман янгыны теркәлгән булган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100